ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Герой-шәһәр Керчь» дигән темага танып – белү сәгате узды. 

      Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  физик-культура дәвалау буенча инструкторлар Зөһрә Закирова һәм Ләйсән Зиянгирова “Күңелле эстафета” дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрделәр.

Татарстан Республикасында "Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру кысаларында төрле технологияләр эшли.

Шуларның берсе-өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын  өй шартларында тәрбияләү күнекмәләренә һәм реабилитация алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән тернәкләндерү һәм карау мәктәбе.

«Гарденотерапия» программасы буенча февраль аенда без балалар белән чүлмәктә яшелчә культуралары белән эшләдек. Дәресләрнең максаты: савытлар әзерләү, тәрәзә төбендә яшелчә культуралары орлыкларын (болгар борычы) утырту; көн саен тәрбияләү, су сибү һәм шытымнарны күзәтү.

3 атна элек без болгар борычы орлыгын утырттык. Балалар орлыкларны җиләк-җимештән ничек алырга кирәклеген белделәр, аларны утыртырга өйрәнделәр.

Мондый дәресләрдән балалар уңай эмоцияләр һәм шатлык алалар. Үз эше өчен мактаулардан балаларда үз-үзләренә ышаныч барлыкка килә, үзбәя үсә.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 нчы елның 27 февралендә Әтнә муниципаль районының «Изгелек» үзәге белгече Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында үткәрелгән  «Тормыш эшчәнлеге начарлануга һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү буенча чикләүләргә китерергә мөмкин авырулар. Табибка кадәр беренче ярдәм» дип исемләнгән вебинарда катнашты. Вебинар Республика ресурс үзәгенең социаль программалар мониторинглау һәм анализлау бүлеге тарафыннан оештырылды. Вебинар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт дәвамында карау системасын булдыру кысаларында үткәрелде. Уку барышында катнашучылар төп авырулар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне озак вакыт дәвамында карау эшен оештыру тәртибе белән таныштылар. Шулай ук уку барышында катнашучылар белгечләргә әлеге эш буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.

     Масленица – борынгы славян бәйрәме, ул атна буе дәвам итә. 

Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова 3 волонтер белән берлектә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Россия Федерациясендә Хәтер һәм Дан елы кысаларында «Чиста ишегалды» акциясе үткәрде. Акциянең максаты: ветераннарга лаеклы тормыш тәэмин итүче шартлар тудыру, алар турында кайгыртучанлык, игътибар күрсәтү, алар үсеп килүче буын хәтерендә икәнлекләрен ассызыклау. 

2020 елның  27 февралендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тәрбиячеләр балалар һәм әти – әниләр белән  “Балалар – Бөек Ватан сугышы геройлары” дигән әңгәмә үткәрделәр.

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Җәлил картлар йортында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуга багышланган шигъри сәгать узды.

Баулы интернат-йортында «Виртуаль туризм»инновацион технологиясе тормышка ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International