«Май чабу!». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 28 феврале, җомга

Түбән Кама муниципаль районында игелекле күршелек елы кысаларында һәм балаларның ялын оештыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагоглары социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 32 гаилә арасында «Май чабу!» чарасын үткәрделәр.

Кыш акрынлап ахырына якынлаша. Май чабу-ул кыш белән күңелле хушлашу, табигатьтә җанлану һәм кояш җылысы алып килүче язны каршылау. Кешеләр гомер-гомергә язны яңа тормыш башы буларак кабул иттеләр һәм бөтен тереклеккә тормыш һәм көч бирүче кояшны олыладылар.

Менә “Киң май чабу!” чарасына да үзәккә кунаклар килде, аларны күңелле скоморохлар, рус чибәркәйләре каршы алды, һәм, әлбәттә инде, искиткеч «Майчы кыз», барысын да зур, тату әйлән-бәйлән уйнарга берләштерде! Халык янына Яз кызы да килде. Ул үзе белән табышмаклар, күңелле уеннар алып килде. Кунаклар «Кыршау», «Буранда очабыз», «Аркан тартышу», «Коймакны тәгәрәт», «Кар бөртекләре» халык уеннарында катнаштылар.  Кыскасы, халык күңел ачты һәм бәйрәм һәркем күңеленә хуш килде. Кыш белән саубуллашырга да вакыт җитте.  Барысы да кышка “Рәхмәт, киләсе очрашуларга кадәр”, ә язга “Хуш киләсең” диделәр.

Һәм, әлбәттә инде, «Веста» үзәге коллективы кунаклар өчен бәйрәм өстәле әзерләде: коймак, пироглар, кәнфит, куертылган сөт, кайнатма, печенье. Сүз уңаенда, коймаклар хезмәткәрләр тарафыннан үз куллары белән пешерелгән иде, шуның белән алар әле менә дигән хуҗабикә булуларын да күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International