8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, 2020 елның 25 февралендә «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Баулы муниципаль районында, «Каршыга адым» клубын гамәлгә ашыру барышында торкемле дәрес үткәрелде.
Дәреснең теоретик өлешендә социаль педагог Газыйева Гүзәл бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, «8 Март тарихы» дигән видеоролик күрсәтте, ә практик өлешендә «Салфеткалардан Роза» ны башкару этапларын күрсәтте. Балалар үзләренә тәкъдим ителгән занятиене бик теләп үтәделәр, кечкенә генә һәм җентекле эш нәтиҗәсендә һәр баланың искиткеч роза килеп чыкты. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар.