«Без тыңлый беләбезме». Түбән Каманың «Веста» Үзәге

2020 елның 28 феврале, җомга

Түбән Каманың «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлнара Гыйззәтуллина яшүсмерләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек күнекмәләре формалаштыру буенча эш кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 13 яшүсмер арасында, «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» социаль технологиясеннән «Без тыңлый беләбезме?» дигән төркемле дәрес уздырды. Максат: тирә-юньдәгеләрне ишетә белү.

Дәрес башында белгеч балаларга танышырга һәм анны тасвирлаучы: хайван, кош, үсемлек, һава торышын атарга тәкъдим итте. Шуннан соң тормышыбызда төрле кешеләр белән еш аралашырга туры килә, дип сөйләде. Кайберәүләр белән бик теләп аралашабыз, ә башка кеше белән аралашасы килми. Балаларга «Яхшы кәеф» шигырен укыды һәм катнашучыларга шигырь герое белән аралашырга теләр идеме һәм ни өчен дип уйларга тәкъдим итте.

Дәрес уртасында белгеч «Сез тыңлый беләсезме?» дигән тест үткәрде. Төркемнең һәр катнашучысы сорауларга җавап бирде һәм аның нәтиҗәләре буенча үзе өчен нинди тыңлаучы булуын ачыклады. Аннан соң катнашучылар “Бозылган телефон” уенын уйнадылар. Уенда 5-8 кеше катнашта, калганнары тамашачылар ролендә булды. Катнашучыларның бурычы-мәгълүматны бозмыйча гына бер төркемнән икенчесенә җиткерү иде. Калган катнашучылар ишек артында көттеләр. Аннан соң бүлмәгә өченче катнашучыны чакырдылар, икенче катнашучы аңа ишеткән хәбәрен сөйләде, ә тамашачылар игътибар белән тыңладылар һәм кәгазьдә текстның барлык бозылган өлешләрен язып бардылар.  Бу уеннан соң белгеч катнашучыларга һәркем мәгълүматны үзенчә кабул итә һәм тапшыра дип аңлатты, тыңлау шәхеснең мөһим сыйфаты булып тора, моңа өйрәнергә кирәк, чөнки тыңларга еш туры килә дип сөйләде. «Ничек тыңларга кирәк» дигән дискуссия барышында балалар аралашу кагыйдәләрен төзеделәр.

           «Тере анкета» рефлексында катнашучылар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: бу дәрестә синең өчен көтелмәгән нәрсә булдымы? Сиңа нәрсә ошады? Нәрсә ошамады?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International