2020 елның 26 февралендә Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының концерт залында зур мәдәни чара - Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына, Баулы муниципаль районының 90 еллыгына һәм 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сиңа, туган ягым, талантлар» шәһәр үзешчән сәнгать смотр-конкурсы узды.
Шәһәр конкурсында социаль яклау бүлеге коллективы катнашты, алар Баулы районы тарихына һәм традицияләренә, шулай ук хәрби тематикага багышланган концерт номерларын күрсәттеләр. Безнең коллектив өченче урынга лаек булды, ә «Нәфис сүз» номинациясендә Газизова икенче урынны яулады.
Концерт бер сулышта узды, барысы да –артистлар да, тамашачылар да, проблемалар турында онытылып, күңел биреп ял иттеләр.