«Конфликтларны хәл итү белән идарә итү чарасы буларак тернәкләндерү медиациясе хезмәте»

2020 елның 28 феврале, җомга

2020 нче елның 27 нче февралендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Анна Михайлова Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашында эшлекле киңәшмә уздырды. Анна Викторовна, «Балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре арасындагы конфликтларны хәл итү белән идарә итү чарасы буларак тернәкләндерү медиациясе хезмәте» дигән республика семинар-практикумы кысаларында алынган материаллардан файдаланып, әлеге хезмәт буенча гамәлләр алгоритмын аңлатты.

Н. гаиләсе мисалында, конфликтлы якларга ике якны да канәгатьләндерерлек бердәм карарга килергә ярдәм итүче медиатор эше күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International