Социаль хезмәткәр һөнәре — аз престижлы һәм гаять катлаулы, хәтер киеренкелегеннән җәфа чигүче кешеләр белән эшләргә туры килә.
Туклану ярдәмендә иммунитетны ныгытабыз. Җәлил картлар йорты
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер сыйныфында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен Россия көненә багышланган “РФ символикасы " дигән темага мини-викторина үткәрде.
Бүген 10 нчы июнь көнне Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәт алучы, блокадалы Ленинградта яшәүче Исхаков Ринат Сандык улы туган көнен билгеләп үтә. Хезмәткәрлзр үз куллары белән ясаган открытка һәм азык-төлек пакеты, белән Ринат Садыйк улын котладылар һәм бүләкләделәр.
Ике көн элек, 8 нче июнь көнне, интернат-йортта, социаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, учреждение хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү тантанасы булды. Бу истәлекле көнне коллективны котларга Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы һәм Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Равилин Рөстәм Равил улы килде.
10-нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында тәрбияче Мөбәрәкова Энҗе җитәкчелегендә "Һәр походның башы бар” дигән тема астында танып белү чарасы оештырылды.
Изоляция чорында Баулы интернат-йорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр.
Ялгыз Петр Ильин-балачактан инвалид, 2004 елдан башлап Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта тора. Социаль хезмәткәр Римма Павлова аның өчен туган кеше диярлек, ул аны эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә калдырмый. 16 ел хезмәт итү дәверендә Римма Николаевнага Петя абыйсының өйгә кергәндә аяк киемен салдыруы, чисталык саклавы, өске киемдә йокларга ятмавы, өйдә кирәкмәгән чүп-чар җыюы, вакытында юыну, кырыну һ. б. өчен зур көч куярга туры килә.
2020 нче елның 9-нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк “Сәламәтлек иленә сәяхәт” диген тема астында тоз бүлмәсендә шөгыль үткәрде.
«Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, 2020 елның 25 маенда старт алган «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип аталган Республика акциясендә катнаша. Әлеге акциягә «Волонтер» үзәгеннән волонтерлар, шулай ук КЦСОН хезмәткәрләре дә кушылды. Акциядә 17 кеше катнашты.