«Исток-Башлангыч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, 2020 елның 25 маенда старт алган «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип аталган Республика акциясендә катнаша. Әлеге акциягә «Волонтер» үзәгеннән волонтерлар, шулай ук КЦСОН хезмәткәрләре дә кушылды. Акциядә 17 кеше катнашты.
Чараның максаты - балалы гаиләләрнең уртак ялын оештыру, гаилә укуы традицияләрен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхес формалаштыруда китапның ролен күтәрү, аның интеллектуаль потенциалын үстерү, балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру, киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә игътибарны җәлеп итү.
Ата-аналар балалар белән бергәләп Корней Чуковский, Габдулла Тукай әсәрләрен, шулай ук рус халык әкиятләрен укыдылар.
Өйдә уку нәтиҗәләрен социаль челтәрләрдә Instagram һәм ВКонтактеда #читаемдетямрт хештегы астында кереп карарга була.
Акциягә теләге булган һәркем кушыла ала!