2019 нчы елның 8 нче июнендә социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан Саба муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы, Саба муниципаль районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге иң яхшы хезмәткәрләрен- Валияхметова Гөлсияр Мөхәммәткасыйм кызын, Гаврилова Светлана Владимир кызын, Николаева Рәисә Иван кызын, Абросимова Любовь Александр кызын Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы, «Балкыш» комплекслы үзәге директоры башка хезмәткәрләргә дә грамоталар тапшырдылар.
Социаль хезмәткәр көнендә - 8 июньдә Аксубай муниципаль районында "Хыял" балалар приютында тәрбияләнүчеләр рольләре белән приют хезмәткәрләрен алмаштырдылар, балалар үзидарәсе көнен оештырдылар
Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортында социаль хезмәт алучылар катнашында «Россия символлары» дигән темага күмәк кисеп ябыштыру шөгыле узды. Чараның максаты - РФ Дәүләт символларын популярлаштыру, коллективта яхшы психологик уңай климат булдыру. Чара барышында социаль хезмәт алучылар төрле сорауларга җавап бирделәр, Ватаныбызның символларын искә төшерделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Социаль хезмәт алучылар шөгыльдә актив катнаштылар һәм башкарылган эшләрдән канәгать калдылар.
8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көнендә Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре үзләрендә кунаклар кабул иттеләр. Кызганычка каршы, профилактик чаралар аркасында килеп туган хәл бу бәйрәмне, узган еллардагы кебек, киң билгеләп үтәргә мөмкинлек бирмәде. Әмма моңардан ул үз ихласлыгын югалтмады. Бәйрәм алдыннан социаль хезмәткәрләр үз карамагындагы өлкәннәрдән, гаилә һәм балалардан бик күп видеоткрыткалар алдылар. Ә бәйрәм көнендә, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ягудина Л.Р. кулыннан оешмада 15 елдан алып 27 елга кадәр хезмәт стажы булган социаль хезмәткәрләр лаеклы бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын алды.
Шул рәвешле, Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.М.Нуриевның Рәхмәт хаты белән үзәк директоры Чернышева Илиза Рәшит кызы; ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары белән социаль хезмәткәрләр Кашина Татьяна Николаевна, Хөсәенова Миләүшә Фоат кызы, шәфкать туташы Рәхмәтуллина Надежда Викторовна; “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе белән социаль хезмәткәрләр Русских Галина Александровна, Киселева Надежда Викторовна, Габдуллина Илүсә Илдархан кызы, Прокудина Алевтина Алексеевна бүләкләнде.
8 июнь көнне «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәи инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләрен котлау һәм бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворновна, Чистай районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова, «Юлдаш» Чистай шәһәре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең попечительләр Советы рәисе, Тимирясов исемендәге КИУ Чистай филиалы директоры Ольга Добронравова, Чистай районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәттәшләре килеп китте.
Бүген, 8 июнь көнне, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова «Юлдаш» Чистай шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына котлау визиты белән килеп китте. Энҗе Нияз кызы учреждениенең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Якын кешеләр» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова авыр хәлдә булган гаиләләрдәге хатын-кызлар белән чираттагы онлайн-дәрес үткәрде. Максат: бәйле мөнәсәбәтләрне профилактикалау.
Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отряды белән берлектә «Ышаныч телефоны» дигән акция оештырдылар. Максаты: шәһәр халкына ышаныч телефоны эше турында хәбәр итү.
Социаль хезмәт – кешеләрне кайгырту хезмәте.
Бүген, 8 июнь көнне, барысы да социаль хезмәткәрләрне аларның профессиональ бәйрәмнәре белән котлый.
Бәйрәм белән!