Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең компьютер сыйныфында хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен Россия көненә багышланган “РФ символикасы " дигән темага мини-викторина үткәрде.
Мини-викторинаның максаты: безнең илнең тарихи, дәүләт һәм мәдәни традицияләрен чагылдырган символикасы турында искәртү, патриотик рухны саклау. Paint график редакторы программасында иҗади күнекмәләрне ныгыту.
Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларга дәүләтебезнең төп символикалары: герб, флаг, гимнның ничек барлыкка килүен һәм аларның төп максатлары белән таныштырды.
Чара барышында социаль хезмәт алучылар “12 нче июнь - Россия көне” дигән видео-ролик карадылар, бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте турында белемнәрен арттырдылар. Катнашучылар өчен “Power Point” программасында «РФ символикасы» дигән темага презентация күрсәтелде һәм «Россиянең данлы символлары» дигән мини-викторина үткәрелде. «Paint программасында рәсем ясау» дигән соңгы биремдә катнашучылар Русия Федерациясе символларын рәсемгә төшерделәр.
Социаль хезмәт алучылар кызыклы чарада катнашуларына шат булдылар һәм дәүләт символларын һәр Русия Федерациясе гражданины белергә тиешлеген, чөнки алар дәүләтнең үзенчәлекле билгесе булып торуын билгеләп үттеләр.
Чарада 5 кеше катнашты.