Ялгыз Петр Ильин-балачактан инвалид, 2004 елдан башлап Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта тора. Социаль хезмәткәр Римма Павлова аның өчен туган кеше диярлек, ул аны эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә калдырмый. 16 ел хезмәт итү дәверендә Римма Николаевнага Петя абыйсының өйгә кергәндә аяк киемен салдыруы, чисталык саклавы, өске киемдә йокларга ятмавы, өйдә кирәкмәгән чүп-чар җыюы, вакытында юыну, кырыну һ. б. өчен зур көч куярга туры килә.
Социаль хезмәткәрнең ире Сергей Михайлович Петя Германовичнын йортына вак ремонт ясый, линолеум урнаштыра, электр үткәргечләрен яңарта. Чираттагы зур эш мичен ремонтларга кирәк иде.
Бу эштә җаваплылыгы чикләнгән "Ушма" оешмасы җитәкчесе Сәлимҗан Шәрифҗан улы Хәбибрахманов зур ярдәм күрсәтте. Ул кирпеч сатып алганда, безгә бик яхшы ташлама ясады һәм мөрәҗәгать иткән көнне оператив рәвештә җибәрде. Аеруча рәхмәт сүзләрен мичче Виталий Тарасовка да җиткерәсе килә, ул үз эшенең остасы булып чыкты.
Менә шулай битараф булмаган кешеләр ярдәме белән йортта ак чибәркәй-мич һәм ветеринария хезмәте хезмәткәрләре бүләк иткән суыткыч пәйда булды.
Бу тарих социаль хезмәткәр гомереннән нибары берничә көн генә. Авыруларны һәм өлкәннәрне карау җиңел түгел, чөнки һәркемнең үз холкы, үз таләпләре һәм тормыш рәвеше... Социаль хезмәткәрнең эш көннәре физик хезмәт белән генә түгел, психологик йөкләнеш белән дә тулы. Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең барлык социаль хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары, сизгерлекләре һәм эшкә формаль булмаган мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерәбез!