2020 нче елның 9-нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты тәрбиячесе Гыйльметдинова Гөлчәчәк “Сәламәтлек иленә сәяхәт” диген тема астында тоз бүлмәсендә шөгыль үткәрде. Шөгельнең максаты: иммунитетны ныгыту һәм әйләнә-тирәлекнең тискәре йогынтыларына организмның тотрыклылыгын арттыру.
Балаларның сәламәтлеген яхшырту. Балаларның гомуми эмоциональ торышын күтәрү.
Бу бүлмәдә дәресләр көн саен үткәрелә. Тоз, уникаль үзенчәлекләре аркасында, матдәләр алмашын нормальләштерә; ашкайнату процессларын тотрыклыландыра; калкансыман биз эшендәге җитешсезлекләргә каршы көрәшергә ярдәм итә; йокысызлыкны, фобий, депрессия күренешләрен үти, псориаз, лишаи һәм экземалар кебек тире авыруларыннан арынырга ярдәм итә, шулай ук балаларга сөяк системасын ныгыту өчен файдалы булачак, артык агрессия, эмоциональ авыру, кәеф бозылуны җиңәргә ярдәм итәчәк. Дәрес башында тоз бүлмәсенең файдасы турында әңгәмә үткәрелде. Аннан соң тәрбияләнүчеләр белән дәвалау-сәламәтләндерү эше үткәрелде. Балалар бик канәгать калдылар. Шөгель файдалы үтте.