«Социаль хезмәткәр көне»

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Изоляция чорында Баулы интернат-йорты хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен - Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр. Көн ТР Премьер-министры А.В.Песошин һәм ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Э.Ә.Зарипова белән онлайн котлаулар белән башланды.

“Кешеләргә булышырга дигән һөнәр бар!” дигән бәйрәм концерты белән интернат йорты хезмәткәрләрен Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортының иҗат коллективы котлады. Котлау визиты белән Баулы интернат-йортында Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.И.Хөснуллина, Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Д.Ә.Шакирҗанов һәм Баулы муниципаль районында һөнәр берлеге республика комитетының ышанычлы заты Х.С.Мугинов булдылар. Алар учреждение җитәкчесен һәм хезмәткәрләрен намуслы хезмәтләре, үз эшләренә тугрылыклы булулары, җаваплылык хисе өчен котладылар һәм рәхмәт әйттеләр.

Бәйрәм кич белән «Площадка 61» вокаль-инструменталь ансамбленең  ретро җырлары белән тәмамланды, аның җитәкчесе Сергей Рыков. Һәр чыгыш җылы кабул ителде, хезмәткәрләр рәхәтләнеп кушылып җырладылар һәм биеделәр.

Социаль хезмәткәр көне җылы шартларда узды һәм барысына да яхшы кәеф, позитив һәм энергия зарядын изоляциянең киләсе сменасына бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International