"Һәр походның башы бар" танып белү чарасы – ДКО “Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты”

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

10-нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында тәрбияче Мөбәрәкова Энҗе җитәкчелегендә "Һәр походның башы бар” дигән тема астында танып  белү чарасы оештырылды. Барлыгы 14 бала катнашты. Чараның  максаты походка алына торган предметларны танырга һәм аерырга өйрәтү. Беренче чиратта балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде. Походка кирәкле әйберләр белән букча җыярга өйрәндек. Поход  турында документаль фильм караганнан соң юлга кузгалдык. Иң башта күңел ачтык, уйнадык,  кыр чәчәкләре жыйдык. Иң мавыктыргычы булып  үзләре алып килгән ризыклар  белән өстәл әзерләү булды. Аннан соң түгәрәк өстәл артыңда күңелле ял иттек. Хис-кичерешләр бик күп булды, аларның йөзләре шатлык белән  балкыды. Кич белән үзебезнең уен мәйданчыгында  җыр конкурсы үткәрдек. Көн бик файдалы һәм күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International