2020 елның 10 июнендә,Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире, социаль хезмәткәр һәм медицина хезмәткәре Яңа Чишмәдә яшәүче, социаль хезмәт алучы Ларина Нина Петр кызын 80-яшьлеге белән котладылар. Алар юбилярга сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләп калдылар.