Социаль хезмәткәр һөнәре — аз престижлы һәм гаять катлаулы, хәтер киеренкелегеннән җәфа чигүче кешеләр белән эшләргә туры килә. Бу һөнәрдә шәфкать туташы һәм юрист, психолог, педагог та булырга кирәк. Моннан тыш юмор хисе, кешеләр белән аралаша белү, аларны тыңларга, ярдәм итү өчен кирәкле сүзләр табарга кирәк. Шуңа күрә бу өлкәдә очраклы кешеләр тоткарланмый, ә профессионаллар үз вазифаларында озак еллар кала. 8 июнь-социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бу көн интернат – йортта изоляция шартларында эшләүче хезмәткәрләре алмашынуы белән туры килде. Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы В.М. Козлов исеменнән Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән озак еллар намуслы хезмәтләре өчен шәфкать туташы Черняк Елена, няня Добрынина Мария һәм пешекче Соловьева Наталья, котельный операторлары Жуков Андрей, Суслов Николай, няня Сапарева Валентина, баш бухгалтер Полякова Марина, каравылчы Малышева Наталья, машина йөртүче Леушин Александр бүләкләнделәр. Бүләкләрне район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Семеняк В. Н.һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Гурьева Н.Н. тапшырдылар.