ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2019 ел
җомга

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге “Киноучреждение” муниципаль бюджет учреждениясе белән берлектә  ведомствоара социаль патронажда торучы һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ведомство учетында торучы 22 гаиләдән булган балалар һәм ата-аналар өчен 26 февраль көнне “Петр һәм Павел” хәрби фильмын карау оештырды.

«Веселые Матрешки» исемле ачык дәрес 

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 01нче мартта ачык дәрестә балалар тәрбияче Савайтан Н.В. белән декоратив-гамәли сәнгате әкият дөньясына чумдылар. Дәрестә балалар декоратив бизәк ясаучы һөнәре белән таныштылар. Аннары узләре бизәк ясаучы булырга уйладылар. Һәр берсе  иң якты  һәм матур төсләрне сайлап, Матрешканың сарафанын бизәделәр. Нәтиҗәдә бик матур киемле матрешкалар әйлән-бәйләне килеп чыкты.

27 февральдә Минзәлә муниципаль районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында юл хәрәкәте иминлеге фонды белән очрашу булып узды.


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 15 яшүсмер өчен «Түбән Кама агросәнәгать көллияте»нә экскурсия оештырды. Максат: балаларны колледж белгечлекләре белән таныштыру, күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны үстерү, төрле һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү.

28.02.2019 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә «Диалог» клубы кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән “Инвалид балалары булган ата-аналарга социаль ярдәм чаралары” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада РМПҮның Чистай муниципаль районындагы 43 нче филиалы мөдире дә катнашты. Әңгәмә бик кызыклы үтте, 2019 елга законнардагы яңалыклар буенча аңлатмалар бирелде.

2019 нчы елның 28 нче февралендә Балтач муниципаль районының мәдәният үзәгендә район Алдынгылар слеты булып узды. Чарада озак еллар буена нәтиҗәле эш күрсәтеп, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәре Галина Петр кызы Исаева Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 

Яңа Чишмә интернат-йортында грипп профилактикасы

2019 елның 28 феврале

            Бүген Яңа Чишмә интернат йортында  табиб Роменская Наталья Александровна интернатта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча лекция үткәрде.  Ул вакцинация турында, гриппның беренче билгеләре турында һәм әлеге авыруның авыр нәтиҗәләрен ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләде.

2019 елның 28 февраль көнендә Югары Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Кәримуллин Мәгсум Кәримулла улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәгсум абыйга, Теләче муниципаль район башлыгының урынбасары Айрат Фатхуллин, Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2019 елның 28 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә КСЦОН “Доверие” хезмәткәрләре булдылар.

28 февраль көнне «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Игелек иленә сәяхәт» дигән чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International