2019 елның 1 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Начар һәм яхшы гадәтләр” дигән викторина булып узды.
Янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу очраклары ешаю сәбәпле, Әлки муниципаль районының «Забота " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирле үзидарә органнары, газ хезмәтләре хезмәткәрләре белән берлектә социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең йорт хуҗалыкларында газ һәм мич җиһазларының техник торышын карап чыктылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәрләре 2019 елның 28 февралендә эшче һәм студент Яшьләрнең профсоюз хәрәкәте елына, шулай ук Ватанны саклаучылар көненә һәм 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «23+8» конкурсында катнаштылар. Катнашучылар «Профсоюз белемнәре нигезләре», «Көйне тап», «Фильмны танып бел» кебек конкурс сынауларында үз осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча I дәрәҗә дипломнар тапшырылды.
2019 елның февралендә “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә” ДССАО “Чистай РҮХ” табиб эпидемиологы Хәсәнҗанова Р.Г. СПИД һәм ВИЧ- инфекцииясе турында 18 сәгатьлек укыту программасы буенча лекцияләр курсын үткәрде. Учреждение хезмәткәрләре лектор чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, аларга җаваплар алдылар. Курс ахырында зачет үткәрелде.
2019 елның 27 февраль көнне «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л.З. мөмкинлекләре чикләнгән бала яшәгән гаиләгә квалификацияле социаль-педагогик ярдәм күрсәтү очен барып кайттылар. Бала да, әти-әнилэре дә безне өйдә күрүләренә шат, ә без һәрвакыт аларга ярдәм итәргә әзер.
Бүгенге көндә әлеге технология кысаларында 10 гаилә социаль хезмәт күрсәтүгә алынган, аларда мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала тәрбияләнә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре даими рәвештә балалар белән дәресләр үткәрәләр, ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтәләр. Ата-аналар белгечләрнең киңәшләрен үтәргә тырышалар, бала белән өй шартларында һәрвакыт шөгыльләнәләр.
Ләззәтле шөгыль
«Мин куркынычсызлыкта» программасы кысаларында 13 нче санлы социаль участокта «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова 7-10 яшьлек 11 бала арасында “Тоткын психологиясе» дигән профилактик чара уздырды.
«Театр сандыгы» мобиль театр студиясе проектын тормышка ашыру буенча чираттагы чара Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе катнашында узды.
1 нче март 2019 нчы ел, жөмга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап, оригами техникасы кулланып “Бәйрәм открыткасы” ясау буенча мастер-класс үткәрде.
“Подснежник” сүзе татарчага тәрҗемә иткәндә, озак кышлардан соң, кар мендәрен туздырып чыгучы һәм бар кешене дә куандыручы нәфис чәчәкне аңлата.
Минзәлә районында урнашкан “Умырзая” балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган реабилитация үзәге дә нәкъ менә шундый беренче яз чәчәге кебек, күпләрне куандыра ала. Гаиләләрендә проблемалары булган кешеләргә караңгылык пәрдәсе аша өмет чаткысы уятырга ярдәм итә.