Юбилярны котлау

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 28 февраль көнендә Югары Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны Кәримуллин Мәгсум Кәримулла улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәгсум абыйга, Теләче муниципаль район башлыгының урынбасары Айрат Фатхуллин, Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International