Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләләр белән төрле эш юнәлешләрен тормышка ашыра. 2017 елда үзәк базасында 3 дәрәҗәдәге балалар тәрбияләүче ата-аналарга психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Лучик» клубы оештырылды.
Безнең Татарстан Республикасының РТТҮ (Радио – телевизион тапшыру үзәге) “Россия телевизион һәм радиотапшыру челтәре” нең филиалы булып тора.
Цифрлы эфир телевидениесе – ул күп сандагы программаларны кабул итү мөмкинлеген тәэмин итә торган телевизион сүрәтне һәм тавышны тоткарлыксыз тапшыру ысулы.
Цифрлы челтәрне төзү DVB –T2 стандартында башкарыла Россиядә мондый стандарттагы беренче тапшыру җайланмасы Казан шәһәрендә 2012 елның 1 мартында эшләтеп җибәрелде.
Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” программасы кысаларында -«Куркынычсызлык кеше ихтыяҗының нигезе» исемле чираттагы чара үткәрелде
28 нче февраль 2019нчы ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова «Без спорт кешеләре» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Доброе сердце» Чирмешән муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Ларионова Наталья Викторовна һәм Малешина Людмила Дмитриевна "Бала хокуклары" темасына "Фемида дәресләре" хокукый клубының чираттагы чарасын уздырдылар.
Чараның максаты балигъ булмаганнарның хокукый белемнәрен киңәйтү. Чара барышында яшүсмерләргә видеоролик күрсәтелде, балигъ булмаганнар белән әңгәмә үткәрелде. Нәтиҗәләр ясап, социаль педагог Малешина Людмила Дмитриевна аларга "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында 71 нче Татарстан Республикасы законы" дигән буклет таратты. Әлеге чарада барлыгы 11 балигъ булмаган бала катнашты.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, җирле үзидарә органнары, газ бүлеге хезмәткәрләре һәм идарәче компанияләр катнашында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрнең, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы "Шәфкатъ" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәттән файдаланучыларның газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгын тикшерәләр.
Янгын куркынычсызлыгын бозуны кисәтү, тикшерү барышында белгечләр йорт хуҗалыкларындагы газ һәм мич җиһазларының техник торышына игътибар итәләр, буклетлар тараталар.
2019 елның 28 нче февралендә Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында шәфкать туташы Зарифуллина Гөлфия “Грипп, гриппны профилактикалауның 5 ысулы” турында видеодәрес уткәрде. Грипп - авыр өзлегүләр күп булган бронхо-үпкә системасының йогышлы зарарланулары арасында иң авыр чирләрнең берсе. Грипп белән барысы да, сабыйларны олы яшьтәге картларга кадәр авырый. Өлкән яшьтәге кешеләрдә авыру яшь һәм урта яшьтәге кешеләргә караганда авыррак бара. Шуңа күрә гриппның профилактикасы турында белергә кирәк. Социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, кызыклы һәм файдалы видеодәрес өчен рәхмәт белдерделәр
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында 2019 нчы елның 22 нче феврале көнне “Веста” Үзәгенең социаль педагоглары Лилия Курбатова һәм Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 34 бала һәм аларның ата-аналары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Корабльләр сугышы” дип аталган бәйрәм чарасы үткәрделәр.
26 февраль 2019 ел., сишәмбе
26 нчы февраль көнне Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Тукай районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЭПУ Челныгаз, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә план буенча күчмә чара уздырдылар.