Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Нәфис фильмнар аша балаларда патриотизм тәрбияләү”

2019 елның 1 марты, җомга

Зәй муниципаль районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге “Киноучреждение” муниципаль бюджет учреждениясе белән берлектә  ведомствоара социаль патронажда торучы һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ведомство учетында торучы 22 гаиләдән булган балалар һәм ата-аналар өчен 26 февраль көнне “Петр һәм Павел” хәрби фильмын карау оештырды.

Шәһәркүләм социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны профилактикалау, наркотиклар куллану һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшүсмерләр арасында хокукый белемнәрне пропагандалау атналыгы кысаларында тамашачылар алдында Зәй шәһәре һәм Зәй районы буенча хәрби комиссариатның хәрби хезмәткә  чакыру бүлеге башлыгы  А.Ю. Гурьянов, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзасы, “Форпост” үзәге директоры А. В. Алексеев чыгыш ясадылар.

Шулай ук Никифоров В. М. җитәкчелегендә «Гвардия» эзтабарлар отряды әгъзалары - А. В. Алексеев һәм В. М. Гурьянов чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Бүгенге көндә  хәрби фильмнарның  патриотик хисләр тәрбияләүдә роле зур. Патриотик тәрбия бирү проблемасы безнең көннәрдә аеруча актуаль. Кешенең холкына  салынган игелекле һәм явыз башлангычларның чагылышы кеше тормышының төрле шартларына, тормыш факторларына, ул яши  торган мохитка, менталитетка бәйле – болар барысы да кешенең дөньяга карашына, аның индивидуальлегенә йогынты ясый.

 Картина 1945 елның апрелендә ике малай - рус һәм немец малайларының очрашуы турында сөйли. Алман малае Петер әнисен вокзалда  халык арасында югалта, ә шашкан офицер-нацист аңардан Бөек Германиянең чираттагы сакчысын ясарга омтыла. Павел- концлагерьдан качкан рус малае. Алар икесе дә вакытлыча ташландык бинада яшәү урыны табалар.

Бу фильмны тыныч кына карарга мөмкин түгел! Балалар һәм ата-аналар  геройларга сокландылар һәм аларның тормыш җиңүләренә шатландылар. Бу тарих, чыннан да, тамашачыларны битараф калдырмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International