1 нче март 2019 нчы ел, жөмга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова халыкара хатын-кызлар бәйрәменә багышлап, оригами техникасы кулланып “Бәйрәм открыткасы” ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: якыннары өчен төрле типтагы открыткалар ясарга өйрәтү һәм бәйрәм кәефе тудыру.
Хезмәт буенча инструктор мастер-класста катнашучыларны открытка ясау тарихы белән таныштырды һәм моның өчен нинди материал кулланганын искә төшерде. Иҗади эшчәнлек барышында, белгеч оригами техникасы кулланып, чәчәк бәйләме өчен заманча открыткалар әзерләүнең тәртибен аңлатты һәм ясап күрсәтте.
Үз куллары белән төрле төстәге чәчәкләрне әзерләгәндә, катнашучыларның кәефләре яхшыруы сизелде. Ижади эш нәтиҗәсендә якыннарын, туганнарын сөендерерлек матур, оригиналь, креатив котлау открыткалары барлыкка килде. Социаль хезмәт алучылар кызыклы шөгыль өчен белгечкә рәхмәтләрен белдерделәр.
Чарада 9 кеше катнашты.