«Веселые Матрешки» исемле ачык дәрес
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 01нче мартта ачык дәрестә балалар тәрбияче Савайтан Н.В. белән декоратив-гамәли сәнгате әкият дөньясына чумдылар. Дәрестә балалар декоратив бизәк ясаучы һөнәре белән таныштылар. Аннары узләре бизәк ясаучы булырга уйладылар. Һәр берсе иң якты һәм матур төсләрне сайлап, Матрешканың сарафанын бизәделәр. Нәтиҗәдә бик матур киемле матрешкалар әйлән-бәйләне килеп чыкты.