28.02.2019 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә «Диалог» клубы кысаларында инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән “Инвалид балалары булган ата-аналарга социаль ярдәм чаралары” темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада РМПҮның Чистай муниципаль районындагы 43 нче филиалы мөдире дә катнашты. Әңгәмә бик кызыклы үтте, 2019 елга законнардагы яңалыклар буенча аңлатмалар бирелде.