Сарман районы «Шәфкатъ» үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм күрсәтүче “Умырзая” реабилитация үзәге белгечләре кунакта булып китте.

2019 елның 1 марты, җомга

   “Подснежник” сүзе татарчага тәрҗемә иткәндә, озак кышлардан соң, кар мендәрен туздырып чыгучы һәм бар кешене дә куандыручы нәфис чәчәкне аңлата.

   Минзәлә районында урнашкан “Умырзая” балалар һәм яшүсмерләр өчен оештырылган реабилитация үзәге дә  нәкъ менә шундый беренче яз чәчәге кебек, күпләрне куандыра ала. Гаиләләрендә проблемалары  булган кешеләргә  караңгылык пәрдәсе аша өмет чаткысы уятырга  ярдәм итә.

   27 февраль  көнне “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче әти – әниләр белән  “Умырзая”  реабилитация  үзәге белгечләре кунакта булдылар.  Эшче төркем составында  үзәкнең директоры Сысоева Е. Ф., социаль  адаптация бүлеге мөдире Исламова Г.Ф., өлкән шәфкать  туташы Абдуллина Л.Ф. һәм дәвалау физкультурасы инструкторы Ханипова  В.В. лар катнаштылар.

   Очрашу танышудан һәм презентацияләү  юлы белән үзәк  эшчәнлеге белән танышудан  башланды. Кадрларга карап фикер йөрткәндә, көн мавыктыргыч чараларга бик бай. Көн дәвамында төрле дәвалау чаралары, кызыклы, мавыктыргыч шөгылләр, квестлар, мастер - класслар, бәйрәм һәм экскурсияләр үтә. Уку, җитештерү - производство йортларында профориентация чаралары уздырыла.

   Катнашучы һәр белгеч үзенең эш спецификасы, кулланыла торган эш алымнары, күрсәтелә торган социаль хезмәтләр җыелмасы турында, үзләренең эш практикасында кулланылучы технологияләр хакында тәфсилләп аңлатты. Чыгыш ахрында  реабилитацион үзәк эшчәнлеген чагылдыручы буклет, белешмәлекләр өләштеләр; реабилитацион үзәккә дәваланырга барырга  теләүчеләргә кирәкле документларның исемлеген  тараттылар.

   Очрашуда тыңланганнардан чыгып, әти –әниләр үзәктә  үз эшләрен яратып, белеп башкаручы белгечләр эшләвен, бернинди киртәләргә карамастан алга барырга, өметне өзмәскә, җиңәргә әйдәүләрен  төшенделәр.

   “Умырзая”да  инде булып кайткан әти – әниләрнең фикерләре реабилитация үзәге турында уңай. Алар фикеренчә, дәвалау курсы үткәннән соң, балалрның физик һәм психик сәламәтлекләрендә уңай үзгәрешләр сизелә. Иң мөһиме:  дәвалау чаралары  да, сәламәтлек торышын  яхшыртучы  җиһазлар да түгел, ә әти – әниләр, балалар  белән яхшы  мөнәсәбәт,  аларда  иртәгесе көнгә ышаныч һәм алар тәрбияләүче  балалар үзләрен башкалар белән бер дулкында хис итә алулары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International