Яңа Чишмә интернат-йортында грипп профилактикасы
2019 елның 28 феврале
Бүген Яңа Чишмә интернат йортында табиб Роменская Наталья Александровна интернатта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча лекция үткәрде. Ул вакцинация турында, гриппның беренче билгеләре турында һәм әлеге авыруның авыр нәтиҗәләрен ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләде.