ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2019 ел
сишәмбе

Без бассейнда коенабыз

Шундый очрашу 2019 елның 4 мартында  Зәй почта бүлегендә үткәрелде. Чөнки почта хезмәткәрләре  районда яшәүче өлкән кешеләр һәм инвалидлар белән даими элемтәдә торалар.

Очрашуда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  Плешкова Л. Н.  өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартлары һәм тәртибе турында тулы мәгълүмат бирде.

«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Мин һәм минем хисләр” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Мамадыш районы “Надежда” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты шәфкать туташы Рузилә Әхмәтҗанова “Чирләр каян килеп чыга? Сак бул – Грипп!” темасына мавыктыргыч дәрес үткәрде.

2019 елның  4 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Кошлар безнең дусларыбыз”  дигән әңгәмә  булып узды.

Берничә дәрес дәвамында балалар бисердән чәчәк композицияләре ясадылар. Балалар бик теләп чәчәк детальләрен җыйдылар һәм аларны композициягә тоташтырдылар.  Декоратив-гамәли иҗат турында белемнәрен киңәйттеләр, куллар моторикасын, эстетик зәвыкны үстерделәр.

2018 елның 4 нче мартында “Куркынычсызлык мәктәбе” программасы кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәткәрләрнең уяулыгын сынау максатыннан янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча  өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләр башлану алдыннан Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Эдуард Николаевич  Перемечев тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән көндәлек тормышта саклык чаралары турында сөйләп үтте. 

Өйрәнүләр барышында бүлекчә хезмәткәрләренең янгын турында дөрес итеп хәбәр итүе, беренчел янгын сүндерү җайланмаларын дөрес куллану күнекмәләре тикшерелде.

Өйрәнүләрдән сон Эдуард Николаевич янгын вакытында нинди телефон номерлары буенча шалтыратырга кирәклеген эйтеп китте.

 

Гриппны профилактикалау максатыннан Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында даими рәвештә әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрелә. 

4 нче март 2019 нчы ел, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек саклау оешмалары белән үзара хезмәттәшлек кысаларында 4 нче сырхауханәнең табиб-кардиологы Айгөл Латыйпова “Инсультны профилактикалау һәм реабилитацияләү" дигән темага лекция уздырды.

       Арчаның «Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре  “Майлы коймак-язны каршы алу”  дигән спорт-күңел ачу чарасы уздырдылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International