Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Сак бул, грипп!» әңгәмәсе.

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Максат: өлкәннәргә  грипп һәм салкын тию авырулары турында белемнәрен киңәйтү һәм тирәнәйтү. Авыруларны профилактикалау зарурлыгына инандыру.

Гриппны профилактикалау максатыннан Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында даими рәвештә әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрелә.  Шәфкать туташы Кашапова Г. Ф. “Сак булыгыз грипп!” дигән әңгәмшә үткәрде . Әңгәмә барышында күтәрелгән төп мәсьәләләр: гриппның таралуы, грипптан  өзлегү,  гриппны дәвалау һәм профилактикалау. Кашапова Г.Ф. аеруча, грипптан саклану өчен иң нәтиҗәле ысул – вакцинация булуын билгеләп үтте. Кирәкле информация күз алдында булсын өчен чираттагы санбюллетень  чыгарылды.

Өлкән кешеләргә  респиратор авырулар бик тиз йога. Шуңа күрә Мөслим картлар һәм инвалидлар  интернат-йорты хезмәткәрләре  өлкәннәр һәм инвалидларның сәламәтлеге торышына аерым игътибар бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International