«Мин һәм минем хисләр» дигән темага төркемле дәрес үткәрелде.

2019 елның 5 марты, сишәмбе

«Үз-үзеңә психолог» программасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова 1 нче социаль участокта “Мин һәм минем хисләр” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Чара үзенең эчке халәте белән идарә итүгә, балаларны хисләр белән эшләүнең төп ысуллары белән таныштыруга юнәлдерелгән иде. Чараның төп бурычлары үз хис-тойгыларыңны  аңларга  һәм регуляция күнекмәләренә өйрәтү булды.

Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 24 балигъ булмаган бала катнашты.

Очрашу башында балалар белән танышу күнегүләре үткәрелде, алга таба балалар бәхәс булганда үз-үзеңне дөрес тоту күнегүләре башкардылар, усаллык, стресс белән көрәшергә өйрәнделәр.

Барлык балалар да зур кызыксыну белән үз хисләрен өйрәнделәр. Дәрес ахырында рефлексия һәм фикер алышу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International