5 нче март көнне “Җәлил картлар һәи инвалидлар йортында” Әлмәт районында туып үскән өлкәннәребезнең очрашуы үтте. Бу очрашуны Самойлов В.И. җитәкчелегендәге Әлмәт районы ветераннар Советы оештырды. Кичә барлык хатын-кызларыбызны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаудан башланып китте. Очрашу матур-матур җырлар, биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Кичә түгәрәк өстәл артында дәвам итте.