1 март көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Азнакай районының “Өмет” инвалидлар ансамбле концерт куячак.
Традиция буенча, Май чабу атнасы башында “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә «Масленица ярминкәсе» бәйрәме уздырылда. Балалар әти-әниләре белән бергә күңелле уеннарда һәм әйлән-бәйлән уенын уйнадылар. Барысы да халык гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныштылар. Балалар бәйрәм әкиятен карадылар. Чара ахырында Масленица бәйрәме узды, ул балаларны тәмле коймак белән сыйлады.
Бәйрәм җылы дустанә шартларда узды һәм гомуми фотолар белән тәмамланды. Чара ахырында барлык катнашучылар да тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен уңай кәеф алдылар.
2019 нчы елның 5 мартында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. күчмә кошлар турында әңгәмә үткәрде.
Бүген Буаның интернат-йортына волонтерлар килде.
2019 нчы елның 4 нче марты көнне Түбән Кама шәһәре “Веста” үзгендә эшләүче социаль педагоглар волонтерлар белән берлектә социаль хезмәттә торучы 37 бала һәм аларның әти-әниләре өчен кышны озатуга багышланган ““Җыел бар халык, май чабу килә!” дип аталган чара үткәрделәр.
2019 елның 5 мартында Минзәлә муниципаль районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр, ата-аналар һәм чакырылган кунаклар өчен Май - чабу бәйрәме узды.
Дүәшмбе, 4 март көнне , «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш» мәйданчыгында интернат-йорт специалистлары Малолеткова Елена, Людмила Җамалетдинова, Ирина Тугашева, Анна Михеева, Шигаева Светлана, Гыйльметдинова Марина, Вәлиев Рәшит, Альбина Сираева, “Хуш киләсең, Масленица!” дип аталган, кышны озату бәйрәмен оештырды.
Билгеле булганча, Масленица славян халыкларының борынгыдан ук яраткан язгы бәйрәмнәренең берсе. Салкын буранлы кышны озатып, назлы кояшлы язны каршы алганда, “Хуш киләсең, Масленица!” бәйрәмен интернат-йортта оештыру - күркәм традициягә әйләнде.
Чарада катнашучылар Масленица турында җырлар, табышмаклар, такмаклар көйләделәр. Йола буенча күчкән, кайбер уеннар, гореф-гадәтләр белән таныштылар. Бәйрәмне йомгаклап, интернат-йортта тәрбияләнүчеләр тәмле коймак белән сыйланды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балаларһәмяшүсмерләрөчен тернәкләндерү үзәгендәөлкәншәфкатьтуташы Лилия Хурамшинаһәм тәрбияче Гүзәлия Вәлиева «Язвитаминозсыз» дигән профилактик дәресуздырдылар
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” райондашлар очрашуы үтте
5 нче март 2019 нчы ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучыларның “Сәнгать-ул үзе дәва” дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсен оештырды.