ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

“Гомуми эш” гомумроссия проекты кысаларында 2019 нчы елның 28 нче феврале көнне “Веста” Үзәге белгече Римма Борисова 10-12 яшьлек 16 бала өчен «Үзеңне сакла» дигән чара-кинотренинг үткәрде.

2019 нчы елның 26 нчы феврале көнне “Веста” Үзәгендә “Бакчачылык” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр өчен “Бакчагызның дизайны” дип аталган дәрес үткәрелде.

Яшел Үзән муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гнездышко» социаль приютында юл кагыйдәләренә өйрәнү мәктәпкәчә яшьтән башлана.

2019 елның 2 мартында  Балтачның үзәк урамында  һәм Чепья авылында бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәне бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр көтте, чөнки анда яшелчә, ит, терлек һәм кош-корт өчен фураж әзерләргә мөмкин. Өлкән буынга хезмәт күрсәтү уңайлы булсын өчен Балтачта социаль такси эшләде.  Социаль такси эшләвендә Балтач районының “Наз” үзәге социаль хезмәткәрләре катнашты.

 

2019 нчы елның 27 нче февралендә Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышы оештырылды. Концерт программасы үз эченә романтика һәм юморны алды, мәхәббәт, дуслыкка багышланган музыкаль номерлар белән үрелеп барды.


2
март, 2019 ел
шимбә

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Россия студент отрядларының "Кар десанты "дигән чара узган.  


1
март, 2019 ел
җомга

1 март көнне ДКО “Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты” тәрбиячесе Дәүләтҗанов А. Ю. җитәкчелегендә "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!” дип исемләнгән уен программасы оештырылды .

2019 нче елның 1 мартында    «Изгелек» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәре Насибуллина Филсинә үзенең  карамагында торган өлкәннәр  белән “Хезмәт аша тернәкләндерү” технологиясен кулланды.  Технологиянең максаты – өлкәннәрне усентелэр, уләннәр  карау аша социаль һәм хезмәти реабилитацияләү. Өлкәннәр социаль хезмәткәр белән бергәләп жир әзерләп,  помидор һәм чәчәк утырттылар.  

Музыка җитәкчесе Гордеева Г. А. бию дәресләре үткәрде. Дәрестә шәхеснең иҗади үсеше өчен шартлар тудырды һәм эштә уңышка ирешү ситуациясе булдырды. Галина Александровна матурлыкны бию хәрәкәте аша күрсәтергә өйрәтте. Балалар вальс белән таныштылар,  аның төп адымнарын өйрәнделәр, "Вальс"биюенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән таныштылар.

Бүген «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”нда өлкән шәфкать туташы Ольга  Анищенко һәм фельдшер Лилия Шагиева социаль хезмәт алучылар белән «Грипп һәм ОРВИны профилактикалау һәм дәвалау»темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә соңында тыңлаучыларның һәркайсына киңәшләр язылган белешмәлекләр таралттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International