“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “ социаль хезмәт алучыларның декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе

2019 елның 5 марты, сишәмбе

5 нче март 2019 нчы ел, сишәмбе

      “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова социаль хезмәт алучыларның “Сәнгать-ул үзе дәва” дигән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсен оештырды.

     Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның үз шөгылләрен күрсәтү, ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар тудыру, шәхси һәм социаль активлыкларын күтәрү иде.

     Күргәзмә «Ретротерапия» программасында катнашучы реабилитантлар инициативасы белән оештырылды. Алар үзләренең иҗади тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм мавыктыргыч шөгылләре турында горурланып сөйләделәр. Кул эшләре белән шөгылләнү тынычландыра, кәефне күтәрә һәм авыртуларны оныттыра. Күргәзмә кунаклары төрле техникаларда башкарылган: бәйләнгән әйберләр, чигүле картиналар, ефәк тасмалардан роза бәйләмнәре, бисердән, кәгазьдән, гәҗитләрдән ясалган эшләнмәләр белән таныштылар.

       Совет чорының котлау ретро-открыткалары коллекциясе күргәзмәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Чара "Гармония" хореография студиясе иҗат коллективының концерт программасы белән үрелеп барды. Социаль хезмәт алучылар чарадан канәгать калдылар,  оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

     Чарада 37 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International