Салкын тиюне кисәтү һәм булдырмый калу рамкасы кысаларында Мамадыш районы “Надежда” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты шәфкать туташы Рузилә Әхмәтҗанова “Чирләр каян килеп чыга? Сак бул – Грипп!” темасына мавыктыргыч дәрес үткәрде.
Тәрбияләнүчеләр кызыксынып тыңлап утырдылар, сораулар бирделәр, грипптан нинди саклану чаралары булуы турында сөйләделәр. Кече яшьтәге балалар В. Сутеевның “Прививкадан куркучы бегемот” мультфильмын карадылар. Чарада катнашучылар дәвалануга караганда чирне кисәтү яхшырак дигән фикергә килделәр.