2018 елның 4 нче мартында “Куркынычсызлык мәктәбе” программасы кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәткәрләрнең уяулыгын сынау максатыннан янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча өйрәнүләр уздырылды.
Өйрәнүләр башлану алдыннан Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Эдуард Николаевич Перемечев тернәкләнү узучылар, эшләүче хезмәткәрләр белән көндәлек тормышта саклык чаралары турында сөйләп үтте.
Өйрәнүләр барышында бүлекчә хезмәткәрләренең янгын турында дөрес итеп хәбәр итүе, беренчел янгын сүндерү җайланмаларын дөрес куллану күнекмәләре тикшерелде.
Өйрәнүләрдән сон Эдуард Николаевич янгын вакытында нинди телефон номерлары буенча шалтыратырга кирәклеген эйтеп китте.