Зәй почта бүлегендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү турында мәгълүмати очрашу

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары. стандартлары турында мәгълүмат бирү максаты белән, Зәй муниципаль районы ”Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре даими рәвештә шәһәр һәм район оешмалары хезмәткәрләре һәм халык белән мәгълүмати очрашулар уздырып торалар.

Шундый очрашу 2019 елның 4 мартында  Зәй почта бүлегендә үткәрелде. Чөнки почта хезмәткәрләре  районда яшәүче өлкән кешеләр һәм инвалидлар белән даими элемтәдә торалар.

Очрашуда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире  Плешкова Л. Н.  өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартлары һәм тәртибе турында тулы мәгълүмат бирде. Моннан тыш, бүлек эшчәнлеге турында “Өйдә  социаль хезмәт күрсәтү бүлеге”, “Социаль хезмәткәр кемгә һәм ни өчен кирәк”, “Сиделка хезмәте”, «Өйдә  социаль хезмәт күрсәтү бүлеге технологияләре»,  “Өлкән яшьтәге ялгыз кешене тәрбиягә алган гаилә” буклетлары һәм оешманың контакт мәгълүматлары белән визиткалар тапшырылды.

Хәзер пенсия таратучы хат ташучылар, өлкән яшьтәге ялгыз яки ялгыз яшәүче кешенең социаль хезмәтләргә мохтаҗ булуын күреп, социаль хезмәтләр турында һәм “Радость” үзәгенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турында аңлата ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International