Без бассейнда коенабыз
Язгы игелек атнасы – 1997 елдан башлап ел саен илебездә үткәрелә торган Бөтенроссия акциясе. Ул төрле оешма, учреждениеләрнең һәм шәхси затларның ирекле хәйрия чаралары нигезендә социаль әһәтиякә ия чаралардан формалаша.
Әлеге чараның максаты – җирле җәмәгатьчелекнең социаль проблемаларны хәл итү һәм халыкның гражданлык активлыгын күтәрү өчен мөһим ресурс булган иреклелек идеяләрен алга этәрү.
Менә безнең Әгерҗе шәһәренең «Надежда» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә дә 4 нче марттан 7 мартка кадәр ел саен үткәрелә торган «Язгы игелек атнасы» акциясе узды.
Әлеге акциядә «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы иганәче булдыды. Комплекс директоры балаларны бассейнга чакырды. Бу чара бушлай оештырылды. Социаль хезмәт алучы балалар бассейнга бик теләп килделәр. Алар онытылмаслык хис-кичерешләр, күңел күтәренкелеге һәм уңай энергия алдылар. Балалар бик канәгать калдылар!