ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

«Куркынычсыз каникуллар» лекциясе.

 

2019 елның 22 мартында язгы каникуллар алдыннан «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яңа Чишмә урта мәктәбе белән берлектә 22 бала өчен язгы ташу вакытында үзеңне тоту турында лекция үткәрделәр.

Бүген «Федоровска картлар һәм инвалидлар интернат-йортында” социаль хезмәт алучылар үтенече буенча чираттагы тапкыр Иске Тимошкино гыйбадәтханәсе рухание Александр Пасищук булып китте. Ул интернат-йортта яшәүчеләр белән аларның соравы һәм теләге буенча соборлау үткәрде.

 2019 елның 22 мартында  Минзәлә муниципаль районы, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты базасында Сарман муниципаль районының «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашында ведомство-ара социаль - тернәкләндерү консилиумы утырышы узды. Сарман районыннан социаль куркыныч хәлдә булган 1 гаилә каралды.

Мамадыш муниципаль районында урнашкан «Надежда» социаль приютында тәрбияләнүче балалар, «Копилка доброты» иганәчеләре оештырган бәйрәм чарасында катнашты.

“Якын кешеләр” клубы эше кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән "Әни мәхәббәте" дигән чираттагы дәрес үткәрде.

Алабугада “Доверие”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозу очракларын кисәтү максаты белән эчке эшләр министрлыгының Алабуга районындагы балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге инспекторы белән очрашу уздырылды. 

2019 нчы елның 18 нче марты көнне наркоманияне профилактикалау эше буена Түбән Кама “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова наркотиклар таратуны кисәтү һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш максаты белән “Үлем белән кайда сату итүләрен әйт!” акциясе үткәрде.

2019 елның 22 марты “Забота” үзәгенең социаль- тернәкләндерү бүлеге базасында социаль хезмәтләр алучылар һәм Шәдче авылы Картлар йортында яшәүчеләр  арасында “Джокколо”,»Шаффибор», «Новус» өстәл уеннары булып узды.

25 нче март 2019 нчы ел, дүшәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Фототерапия» буенча чара үткәрде.

«Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр «Гофротрубочка» түгәрәгенә бик теләп йөриләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International