Алабугада “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозу очракларын кисәтү максаты белән эчке эшләр министрлыгының Алабуга районындагы балигъ булмаганнар эше буенча бүлеге инспекторы белән очрашу уздырылды. Очрашу барышында хокук бозу очраклары өчен балалар һәм яшүсмерләрне административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту турында сөйләнде, шулай ук балаларның ничә яшьтән җаваплылыкка тартылуы турында ачыклык кертелде. Инспектор шулай ук балаларның җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотышы, зурларга, укытучыларга һәм әти-әниләренә хөрмәт белән карау темасына да кагылып үтте. Балалар инспекторны игътибар белән тыңладылар, һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Чара ахырында эчке эшләр бүлеге хезмәткәре балаларга хокук бозу һәм аның нәтиҗәләре турында ныклап аңлатылган буклетлар таратты.