Мамадыш районы "Забота" үзәгендә социаль хезмәт алучылар арасында өстәл уеннары буенча ачык турнир

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

2019 елның 22 марты “Забота” үзәгенең социаль- тернәкләндерү бүлеге базасында социаль хезмәтләр алучылар һәм Шәдче авылы Картлар йортында яшәүчеләр  арасында “Джокколо”,»Шаффибор», «Новус» өстәл уеннары булып узды.  “Спорт-һәркемгә” РИТЕК проектын оту нәтиҗәсендә бу ярышларны үткәрү мөмкин булды (Проектның җитәкчесе- социаль-тернәкләндерү бүлеге җитәкчесе Наталья Кекишева) Өстәл уеннары буенча РТ чемпионнары Хафизов Рамил, Хасанова Миләүшә, Хайрутдинова Лилия ярышның хөкемдәрләре булдылар. Һәр катнашучы җиңүгә ихтыяр көчен һәм омтылыш күрсәтте. Ярышта  уеннар буенча   җиңүчеләр дә  билгеләнде. Җиңүчеләрне грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләделәр. Мондый очрашулар җәмгыятьтә үз-үзеңне табарга һәм спортны массаларга таратуга булыша

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International