Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында» өлкәннәр өчен изотерапиянең файдасы " дигән темага иҗади эш белән шөгыльләнү»
“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова Тукай муниципаль районының Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында суицидны кисәтү максатыннан, балигъ булмаган балалар арасында, «Тормыш матур " дигән рәсем конкурсы үткәрде.
«Гармония» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Минем матур тәрәзә " акциясе узды. Хезмәт күрсәтүчеләр үзләренең матур бүлмә гөлләре белән фотоларын тәкъдим иттеләр.
Арчаның «Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә театр елына багышланган чара узды.
Тургай " приютында "Яшә җир" программасын тормышка ашыру кысаларында "Табигать почмагы, бүлмә гөлләре"темасына викторина уздырдылар. Чарада балалар бүлмә үсемлекләре һәм аларны карау алымнары турында белемнәрен ныгыттылар. Чара барлык балаларгада ошады.
Язгы кәеф
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 25нче мартта тәрбиячеләр һәм МАУ «Орион " яшьләр үзәге» белгечләре "Язгы кәеф» исемле күңел ачу-танып-белү программасы уздырдылар. Чарада 36 инвалид бала, 11 ата-ана катнашты. Бәйрәмнең төп геройлары булып Фиксиклар килделәр. Балалар да, өлкәннәр дә күп санлы конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар. Малайлар һәм кызлар «Модалы хөкем карары», «Бию», «Орел һәм решка» тапшыруларында катнаша алдылар. Бигрәк тә «Могҗизалар кыры»тапшыруы ошады!
Агымдагы елның 22 нче мартында Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә Балтач районының мәдәният сарае каршында эшләп килүче Гарапшина Римма җитәкчелегендә Автолуб үзешчәннәре катнашында хәйрия концерты күрсәттеләр.
Арчадагы “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
«Куркынычсыз каникуллар» лекциясе.
2019 елның 22 мартында язгы каникуллар алдыннан «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Яңа Чишмә урта мәктәбе белән берлектә 22 бала өчен язгы ташу вакытында үзеңне тоту турында лекция үткәрделәр.
Бүген «Федоровска картлар һәм инвалидлар интернат-йортында” социаль хезмәт алучылар үтенече буенча чираттагы тапкыр Иске Тимошкино гыйбадәтханәсе рухание Александр Пасищук булып китте. Ул интернат-йортта яшәүчеләр белән аларның соравы һәм теләге буенча соборлау үткәрде.