ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 22 мартында «Тылсым халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Вафина Йолдыз һәм Мифтахова Гөлия, Татарстан Республикасы буенча Федераль Җәзалар үтәтү хезмәте идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур белән берлектә, Кукмара район хастаханәсе табибы Сабирҗанов Рөстәм Миннәхмәт улы белән «Эчкечелек һәм Милләт сәламәтлеге» дигән темага очрашу оештырдылар. 


23
март, 2019 ел
шимбә

Якты язгы бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне узды! "Апрель” тернәкләндерү үзәгендә дә атна буе бәйрәм атмосферасы торды.


22
март, 2019 ел
җомга

«Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Без бергә» дигән Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабында катнашты. 

ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү максатыннан 2019 нче елның 22 мартында “Әйдәгез, тату яшибез!” дип исемләнгән чара узды. 

 Биредә балаларның фантазиясен, вак моторикасын, тактиль тоемлавын үстерергә мөмкинлек бирә торган “Ком терапиясе” алымнары кулланылды, әлеге яңа ысуллар балаларның акыл үсешенә уңай йогынты ясый (хәтер, игътибарлылык, фикерләүне үстерә, сүз байлыгын арттыра). 

 

2019 нчы елның 18 нче марты көнне Түбән Кама “Веста” үзәгендә социаль белгеч Анастасия Ильина “Аист көтәбез” клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатыннар өчен  “Йөкле вакытта физкультура белән шөгыльләнергә ярыймы” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комлекслы үзәге” ДБУнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Яңа Элмәле урта мәктәбе” гомумбелем учреждениесендә  булдылар.

 "Кайда үлем сатуларын хәбәр ит” акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 14 нче социаль участокта 8-10 яшьлек 15 бала арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан «Иртәгә булсын» дигән интерактив дәрес үткәрде.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Нәүрүз бәйрәмендә катнаштылар.

  2019 нчы елның 22 нче мартында Сарман муниципаль районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән өстәл теннисы буенча дусларча турнир үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International