2019елның 22 мартында Минзәлә муниципаль районы, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты базасында Сарман муниципаль районының «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашында ведомство-ара социаль - тернәкләндерү консилиумы утырышы узды. Сарман районыннан социаль куркыныч хәлдә булган 1 гаилә каралды. Утырышка шулай ук әти-әниләр дә чакырылган иде. Утырыш барышында гаилә белән эш нәтиҗәләре каралды, балигъ булмаганнар белән тәрбия эшчәнлеге проблемалары күтәрелде, ата-аналарга киңәшләр бирелде. Сарман муниципаль районы консилиум әгъзалары, үз чиратында, ата-аналар белән үткәрелә торган тернәкләндерү чаралары турында сөйләделәр. Әти-әниләр балалары турында үз кичерешләре белән уртаклаштылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, гаиләдәге уңай үзгәрешләргә бәйле рәвештә, балаларны уз гаиләләренә кайтару турында карар кабул ителде.