25 нче март 2019 нчы ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Фототерапия» буенча чара үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның эчке ресурсларын, тәҗрибәнең яңа формаларын кулланып, аларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү һәм актуальләштерү.
Фототерапия дип фотографиянең дәвалау-коррекциясе һәм аның психологик проблемаларны хәл итү өчен куллануын атыйлар.
Фототерапиянең төп эчтәлеге – кеше тарафыннан фотографик образлар булдыру яки кабул итү, алар турында фикер алышу һәм иҗат эшчәнлегенең төрле төрләре белән тулыландыру. Бу – тарихларны язу, өстәмә сынлы техникалар һәм кабул итүләр куллану (рәсем ясау, коллажлау, әзер фотосүрәтләрне буш урынга урнаштыру) булырга мөмкин.
Чара барышында социаль хезмәт алучыларга журналдан кисемнәр яки элек ясалган фоторәсемнәр файдаланып, фотоколлаж техникасы ярдәмендә район яки шәһәр планын төзергә кирәк иде. Шулай ук катнашучылар үз теләге белән кайбер объектларны, мәсәлән, елга яки юл ясый алдылар. Мондый картаны булдырып, катнашучылар районга яки шәһәргә кешеләр һәм хайваннар «урнаштырдылар», аларга транспорт чараларын керттеләр. Соңыннан шәһәр яки район тарихы һәм аның халкы турында сөйләделәр. Катнашучылар үткәрелгән чарадан алган хис-кичерешләрен әйттеләр, мондый шөгыльләр үзләренең ихтыяҗларын, иҗади мөмкинлекләрен тирән танып белергә ярдәм итә, дип билгеләп үттеләр.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар биремне яхшы башкарып чыктылар, зирәклекләрен күрсәттеләр, психоэмоциональ халәтләре яхшырды.
Чарада 10 кеше катнашты.