«Надежда» социаль приютында тәрбияләнүче 15 бала, тәрбияче Илсөяр Вәлиуллина һәм шәфкать туташы Рузилә Әхмәтҗәнова, Яр Чаллы шәһәренә барып, «Копилка доброты» иганәчеләре оештырган күңел ачу чарасында катнаштылар. Бәйрәм программасында «Чит планета вәкилләре» күргәзмәсендә төрле фәнни тәҗрибәләр үткәру, кинотеатрда әкият карау һәм «Макдоналдс» кафесында сыйланып истәлекле бүләкләр кабул итү каралган иде. 4 сәгатькә сузылган бай эчтәлекле бәйрәм, балаларга әйтеп бетергесез сөенеч, күтәренке кәеф һәм онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.