“Якын кешеләр” клубы эше кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар белән “Әни мәхәббәте” дигән чираттагы дәрес үткәрде. Максат: балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Дәрес башында катнашучылар “Минем балам кояш нурларында”, “Кош һәм тавык”, “Яралы баланы дәвалау” күнегүләрен башкардылар. Әлеге биремнәр ата-аналарга үз балаларына яңача карарга, аларның тәрбиясендәге ялгыш күзаллауларны билгеләп үтәргә, балага чын-чынлап якын килергә комачаулаган эчке үпкәләрне эшләргә мөмкинлек бирде. Шуннан соң психолог әниләргә “Ата-аналар раунды»” психологик уенында катнашырга тәкъдим итте, әлеге уен катнашучыларга тирә-юньдәгеләр тәҗрибәсе ярдәмендә кискен һәм катлаулы хәлләрдә бала белән аралашуның иң кулай ысулын табарга мөмкинлек бирде.
Йомгаклау даирәсендә күп кенә әти-әниләр алар өчен иң катлаулысы булып үзләренә ачылырга, гаеплеләрне эзләмичә, үз тормышы өчен булган җаваплылыкны үз кулына алуны атадылар. “Минем балам кояш нурларында”, “Тавык һәм кошчык” күнегүләре аша баланың шәхес буларак уникаль һәм кабатланмас булуы һәм аны үзеңә ничек кирәк, шулай «әвәләү» – тәрбияләүдә ялгыш юл булу икәнлеген аңладылар.