Ышану белән дәвалану

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген «Федоровска картлар һәм инвалидлар интернат-йортында” социаль хезмәт алучылар үтенече буенча чираттагы тапкыр Иске Тимошкино гыйбадәтханәсе рухание Александр Пасищук булып китте. Ул интернат-йортта яшәүчеләр белән аларның соравы һәм теләге буенча соборлау үткәрде.

Соборлау-православие чиркәвенең иң зур серлелекләренең берсе. Ул кешенең рухи һәм физик көчен, яки башка сүзләр белән әйткәндә яңадан торгызу өчен башкарыла.

Соборлау авыру кешегә догалар укуны күз алдында тота. Изге аталар бу кешенең гөнаһларын гафу итүен сорыйлар, чөнки нәкъ менә тәүбә итү аша күңелне чистартыруга һәм коткаруга исәп тотарга була. Бу очракта тән савыгу икенче дәрәҗәдәге әһәмияткә ия һәм бары тик рухи яктан сәламәтләнгәннән соң гына килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International