2019 нчы елның 18 нче марты көнне наркоманияне профилактикалау эше буена Түбән Кама “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова наркотиклар таратуны кисәтү һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш максаты белән “Үлем белән кайда сату итүләрен әйт!” акциясе үткәрде. Максат: наркотикларның законсыз әйләнешен һәм наркомания таралуга җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Әлеге акция кысаларында наркотиклар кулланган өчен җаваплылык һәм нәтиҗәләр турында аңлату эшләре үткәрелде, хокук саклау органнарының ышаныч телефоны язылган листовкалар таратылды. Акциянең төп бурычы булып - кешеләргә тормышның матур, күпкырлы, кызыклы, мавыктыргыч булуын, ә һәр кешенең төп максаты - сәламәт яшәү рәвешенә юнәлеш булырга тиешлеген аңлату торды.