29 апрель көнне, «Гаилә бәйрәме» программасын тормышка ашыру кысаларында, Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Шиһапова Ф. Р., Куш Елга авылы китапханәчесе Әхмәтҗанова Р. М. белән берлектә, өйдә социаль хезмәтләр алучы Кәримә апа Закированы 9 май- Җиңү көне белән котладылар.
Тәрбияче Фархуллина А. Н. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Пасха бәйрәме белән танышу" темасына сөйләм үстерү дәресе үткәрде.
28 апрель көнне христианнар пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм йөрәкләрне яхшылык, мәхәббәт һәм язгы күтәренке кәеф белән тутыра. Пасха якты бәйрәменең үзенең символикасы бар. Иң мөһим символларның берсе-буялган йомырка. Бизәлгән йомырка яңа тормыш символы булып тора .
Өйгә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Белякова Ирина Александровна ГАУСО КЦСОН «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында, ТР Бөгелмә шәһәре «ЦРКС» МБУ һөнәр йортын җәлеп итеп, Пасха бәйрәменә багышланган чара оештырды. Чарага барлык теләүчеләр дә чакырылган иде.
Пасха бәйрәме-православие христианнары өчен елның төп вакыйгасы һәм православие динен тотучылар өчен иң зур бәйрәм.
Габдулла Тукай татар халкы тарихында аерым урын алып тора һәм аның рухи үсешендә, әдәбиятында, мәдәниятендә тулы бер чор дигәнне аңлата, шуңа күрә һәрвакыт халык хәтерендә кала.
“Минем шәһәр урамнары” муниципаль проекты кысаларында 2019 нчы елның 26 нчы апреле көнне “Веста” үзәге методисты Миләүшә Авзалова хезмәткәрләр өчен “Тукай дөньясына сәяхәт” дигән методик сәгать үткәрде. Методик сәгатьне социаль эш буенча белгеч Римма Борисова “Туган тел” шигыре белән башлап җибәрде, татар телендә «Шүрәле» әкиятен методист укыды. Аннан соң катнашучылар бөек татар шагыйре тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең авыр һәм кыска тормышы булуын белделәр. Шулай ук шагыйрьнең фотосурәтләре, Г. Тукай хөрмәтенә музейлар, һәйкәлләр һәм урамнар күрсәтелде. Күргәннәр һәм ишетелгәннәрдән Тукай әсәрләренең туган якка мәхәббәт, үз халкына, аның рухи көченә ышаныч күрсәтелүен аңларга мөмкин иде.
29 апрель 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр теплицага кыяр үсентесен утырттылар.
23 апрель көнне Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» технологиясе буенча дәрес үткәрелде. Дәрескә социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы чакырылды. Дәресне өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе шәфкать туташы Раушания Бәдертдинова үткәрде. План буенча лекция функциональ үлчәү процедураларына багышланды. Раушания Мәдхәт кызы тән температурасын үлчәү, пульсны тикшерү, артериаль басымны үлчәү гамәлләренең эзлеклелеге турында сөйләде, практикада эшләп күрсәтте. Дәрес ахырында шәфкать туташы кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Җиңү көне уңаеннан «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге урынбасары Фиалка Закирова Саба картлар йортында яшәүче райондашыбыз, камалыштагы Ленинградта яшәүче Ринат Сандык улы Исхаковны бәйрәм белән котладылар.
"Здравушка «тернәкләндерү үзәге беренчеләрдән булып ветераннарны Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлады. Казан шәһәренең Вахитов районы ветераннар иҗтимагый оешмасы советы белән берлектә оештырылган чара, җылы атмосферада узды.
Бәйрәмдә сугыш ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре катнашты. Учреждение хезмәткәрләре, үзәктә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән бергә, мактаулы кунаклар өчен иң яхшы фронтовик җырлар башкардылар. Балалар Бөек Җиңү турында шигырьләр сөйләделәр, музыкаль номерлар әзерләделәр. Ветераннар «Здравушка» хорына бик теләп кушылып, яшь турында онытып, уеннарда катнаштылар.
Тукаевларның гаилә пары Балаларга сугыш һәм чын дуслык турында шигырьләр укыды. Бәйрәм ахырында Камил Хөсәен улы Тукаев үзәккә «Ашыгам сиңа»дип язылган картина тапшырды.
Геройлар истәлегенә залда «хәтер көчлерәк вакыт " исемле Үлемсез полк күргәзмәсе оештырылган иде.
Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый.