ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

9нчы Май бәйрәме алдыннан «Яшел Үзән» газетасы ел саен үткәрелә торган «Ветеранга чәчәк бәйләме бүләк ит!» акциясен игълан итте.

Европа иммунизация атналыгы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Рәхәт «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль учреждениесендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән муниципаль районындагы территориаль бүлеге белгече Фадеева Ирина Владимировна үзәк хезмәткәрләре өчен иммунизациянең халыкның сәламәтлеге һәм иминлеге өчен әһәмияте турында хәбәрдарлыкны арттыру максаты белән лекторий уздырылды.

          Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” “Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре газ хезмәте, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җирле үзидарә белгечләре белән берлектә 70 һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә барып социаль җыеннары үткәрәләр. Җыеннар өлкән яшьтәге гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгын билгеләү максатыннан сораштыру оештырыла.

Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты "нда янгын куркынычсызлыгы һәм терроризмга каршы саклану буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде.

  1945 елның Җиңү мае тарих битләренә кереп  бара. Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары көннән -  көн сирәгәя.

Бу көннәрдә ветераннар тирә-юньдәгеләр тарафыннан аеруча игътибарга лаек   Бүгенге көндә аларның иң яшь дигәннәренә дә  - 90 яшь. Күпләрнең  сәламәтлеге какшаган, 9 Майга багышланган чараларда катнашу мөмкинлеге дә, килеп бәйрәм белән котлардай кешесе дә   юктыр. Ә бит ялгыз өлкән яшьтәге кешеләр безнең игътибарга, кайгыртуга, күңел җылысына мохтаҗ…

2019 елның  29 апрелендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү  үзәгендә  “Җир – без синең өчен җаваплы ” дигән экологик викторина үтте.

  «Ел хәйриячесе» акциясе 2007 нче елдан башлап,  ел саен уздырыла. Ул хәйриячелек хәрәкәтен үстерү, яңа формаларын булдыру  һәм аларны тарату максатыннан үткәрелә.

Аксубай Муниципаль районының “Хыял” балалар һәм яшьүсмерләр приюты” тәрбияләнүчеләре өчен “Чернобыль һәлакәте. Оныту мөмкин түгел” дип исемләнгән тәрбияви, патриотик чара үтте

    28 апрель 2019 г.,

    Норлат картлар һэм инвалидлар интернат йортында яшәүчелэр өчен,  Пасха язның олы бәйрәме оештырылды.  Бу якты һәм олы бәйрәм үзе белән ышаныч, җан рәхәтлеге алып килэ.

2019 елның 27 апрель көнендә Теләче районы Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Кузьмина Федосия Павловнага  90 яшь тулды. Шул уңайдан Федосия апага Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International